Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 33
I
Кичке уен
ОглавлениеАягында кызыл читек,
Хисләремне китеп-китеп,
Китеп-китеп алды кебек,
Кыз бала.
Бармагында көмеш уймак,
Уймак ирен бары уйнап,
Уйнап-көлеп калды кебек,
Һай, кызый!
Күз төбендә кара сөрмә,
Сөрмә эчендәге сергә
Җанны тартып алды бугай
Кыз бала.
Иңнәрендә озын толым,
Шул толымга җиткәч, юлым
Буталды да калды бугай,
Һай, кызый!
Йөрәгемне телеп-телеп,
Телеп-телеп алды кебек,
Тальян тарта белмисең дип,
Кыз бала.
Белмәсәм дә тальян тарта,
Назлап иркәли, ярата
Беләм ич мин, күрмисең бит,
Һай, кызый!