Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 42
I
Ярсу
ОглавлениеТулпар бирегез миңа,
Бирегез көмеш йөгән…
Улмы хыянәт иткән,
Улмы ятларны сөйгән?
Тулпар бирегез миңа,
Тамсын мәхәббәт яше.
Өзелсен өзәңгеләр
Үзәгем өзелгәнче.
Тулпар бирегез миңа,
Кыйссалар буйлап чабыйм;
Үземнең сөюемә
Тиң булган сөю табыйм.
Тулпар бирегез миңа,
Бирегез яхшы ияр…
Өметем, калма миннән,
Син минем белән ияр!
Тулпар бирегез миңа,
Бер чабыйк томырылып…
Йөрәктәге кайгылар
Калганчы умырылып.
Тулпар бирегез миңа!
Кешеләр,
Ник дәшмисез?
Мәхәббәтне аңларга
Әллә артык картмы сез,
Әллә артык яшьме сез?!