Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 40
I
«Исәнмесез, өлкәннәр!» – дим…»
Оглавление«Исәнмесез, өлкәннәр!» – дим,
Йөрәк шашып какканда,
Алар таккан кыңгыраулар
Чеңли безнең атларда.
Чеңли бәйгеләргә дәшеп:
Тулпарыңны иярлә!
…Ашыкма ник бу биеклек
Алынмаган дияргә.
Ашыкма сөрән салырга,
Аларны гаепләргә;
Булмагандыр лачынга – күк,
Диңгез җиле – җилкәнгә.
Максатына бару насыйп
Булмагандыр күпләргә…
Хезмәт һәм хаклык төялсен
Без тартасы йөкләргә.
Күбрәк тантана итсен
Җирдә тормышның чыны.
Кушылсын гомум авазга
Безнең кыңгырау чыңы.