Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 24

I
«Батырларның да коты бар…»

Оглавление

Батырларның да коты бар,

Батырлар да курка.

Хатыны тол, бала ятим

Калуыннан курка…

Туган илгә яман хәбәр

Баруыннан курка.


Мәгънәсез үлемнән курка

Барыннан да элек:

Туган ил дошманга калса,

Качып булмый үлеп.


…Батыр була алмый батыр

Курыкмаса әгәр –

Башсызланып башын сала

Батырлыкка кадәр.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх