Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 34
I
Тамырлар
ОглавлениеАктарылып-актарылып ауган
Агачларның
Тамырларын гына күр әле!
Әйләнер дә, әйләнер дә туктар
Күз карашым,
Һәрбер чаты аның Шүрәле…
Актарылып-актарылып ауган
Агачларым
Йөрәгемнән кубарылганмы?
Һәр көн саен, һәр көн саен шулай
Күз карашым
Капшап чыга чиксез урманны…
Актарылып-актарылып ауган…
Тик сабырлар…
Безгә охшаганнар лабаса…
Син кем җиргә? Күккә кулын сузган
Шул тамырлар
Шүрәледәй кытыкламаса…