Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 39

I
«Күп нәрсәләр якын булып китәр…»

Оглавление

Күп нәрсәләр якын булып китәр,

Күп нәрсәдән әле бизелер…

Азмы җырлар яздым синдә, Казан,

Гомерем дә синдә өзелер.


Сезнең хакта әле минем

Сөйләр сүзем бетмәде,

Өрегез, әйдә, өрегез,

Казанымның этләре!


Койма өстенә менеп тә,

Капка астыннан кереп тә.

Өрегез, әйдә, өрегез,

Ялгышымны күреп тә…


Ялгышасыз үз кеше дип,

Кемдер чәбә дисә дә…

Өрегез, әйдә, өрегез,

Белеп тә, белмичә дә.


Өрегез, әйдә, тик сезгә

Мәхәббәтем нык минем.

Тукай гүре туфрагында

Дошманнарым юк минем.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх