Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 22

I
Каеннар булсаң иде

Оглавление

Үлемнәр чикләми,

Чикләми гомерне –

Гомерләр үзләре

Чиклиләр үлемне.


Каеннар булсаң иде,

Бәсәреп тә,

Яшәреп тә

Мәңге ак торсаң иде.


Каеннар булсаң иде,

Йә җирем дип,

Йә җырым дип,

Давылда купсаң иде.


Каеннар булсаң иде,

Җил иссә дә,

Уй төшсә дә,

Тик шаулап куйсаң иде.


Каеннар булсаң иде,

Юлларның да,

Чорларның да

Чатында торсаң иде.

Каеннар булсаң иде…


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх