Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 25
I
Унынчы автобус
ОглавлениеБез һаман каядыр
Барабыз, кайтабыз…
Бу дөнья әйтерсең
Туп-тулы автобус.
Беткәнме Казанда бакчалар,
Беткәнме чаганнар ышыгы;
Без менә серләшер өченгә
Нигәдер сайладык шушыны…
Гренада һавасын сулый
Лорка биредә.
Истанбулын мактап җырлый
Назыйм биредә…
Тын калган урамнар буенча
Унынчы автобус йөгерә.
И Казан, без синдә түгел лә,
Яшисең, ахрысы, син бездә.
Такташлар узганнар биредән,
Җәлилләр…
Янып та,
Бик тиз дә…
Автобус туктала. Кешеләр!
Керегез мәхәббәт йортына.
Кемнәрдер төшәләр ашыгып,
Өр-яңа танышлар утыра.
Вакытның агышын тоймаган
Яшьләр биредә,
«Мин-мин» дип, дөньяга сыймаган
Галим биредә…
Тын калган урамнар буенча
Унынчы автобус йөгерә…
Ашыгып, Кәримнәр аркылы,
Такташлар аркылы килә дә,
Моңаеп, сәламнәр илтергә
Зиратка – Тукайга юнәлә.
Чит җиргә соклану халәтен
Аңлатып була ул бер сүздә.
И Казан, без синдә түгел лә,
Яшисең, ахрысы, син бездә.
Тын калган урамнар буенча
Унынчы автобус йөгерә.