Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 38
I
«Картлыкта тарта бәндәне үз каны…»
ОглавлениеКартлыкта тарта бәндәне үз каны…
Үзәкне өзә – гомернең узганы;
Сибелә дә, түгелә дә басыла,
Бабалар кабер ташына баш ора.
Үксез булганчы чит җирдә йортына,
Үз нигезеңдә тигезлек ни тора.
Кунса да җанга ят илнең тузаны,
Картайгач тарта бәндәне үз каны.