Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 44

I
«Үзәннәрдә чәчәк бәйрәмнәре…»

Оглавление

Үзәннәрдә чәчәк бәйрәмнәре,

Йөрәгемдә сагыш бәйләмнәре.

Офыклардан ары бу киңлекләр,

Бу киңлекләр – безнең мөмкинлекләр.

Тамырларда яшь кан сулык-сулык,

Күкрәгемдә сәер бер моңсулык.


Аргамаклар кешни каударланып,

Йөгереп чыгам әллә каян танып,

Тыңлап багам… Тояк тавышлары

Тынып калган инде, киткән ары…

Нигә соңга калып сискәндерә

Еллар, шаулап узып киткәч кенә?


Кинәт бөтенесен җиргә бәреп,

Соңга калган өчен өзгәләнеп,

Каршы алам чәчәк бәйрәмнәрен,

Өзеп ташлыйм сагыш бәйләмнәрен –

Офыклардан ары бу киңлекләр…

Ул киңлекләр – безнең мөмкинлекләр.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх