Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 64
I
«Күп чүкеде әби түбәләргә…»
ОглавлениеКүп чүкеде әби түбәләргә
Тел тидергән өчен Ходайга,
Таман гына була иде безгә,
Шактый усал идек болай да.
Карт кеше дип тормый, үрти идек,
Белә идекмени әйтүне…
…Ә беркөнне әнкәй киткән җиргә
Без озатып куйдык әтине…
Карт-корыны җыеп, әтиемнең
Үткәрде дә әби җидесен,
Беренче кат үзенең Ходаена
Тел тидереп әйтте:
«Ни өчен?..
Ни өчен син алдың киленемне?
Ник мин калдым,
алдың улымны?
Җүләр гомер биреп, син колыңны
Мәңге газапламак булдыңмы?»
Ходаена тел тидерә әби,
Безгә кызык кына…
Безгә ни?..
…Хәзер инде менә «ни өченнәр»
Үзебезнең җанны өзгәли.