Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 45

I
Язгы киңлек

Оглавление

Шундый бер хис туа бу киңлектән,

Әйтерсең лә инде менә күптән

Бер яфрак булып йөзгәнбез дә…

Ул җир дигән ярга килеп җиткән –

Кузгалган да ерак чиксезлектән.


Бу дәрьяда ничек югалмаган?

Ничек туктамаган, талга эләгеп?

Йөргәнбез күк миллион еллар буе

Елга яры эзләп, бәргәләнеп –

Кайда булган шәрык, кайда гареб?


Аерып булмый офык белән суны,

Офык белән суның чиге беткән.

Әле ярый җиргә юлыкканбыз…

Шундый бер хис туа бу киңлектән, –

Тагын кемнәр килә чиксезлектән?


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх