Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 62

I
Бу замана…

Оглавление

Бер авылда җитди аксакаллар

Зур табынга җыйналдылар ашка.

Яшереп кенә берне күтәргәч тә

Сөйләделәр: «Заманалар башка…»


Аксакаллар киткәч, килде ирләр…

Буш шешәләр аска шуган чакта,

Узган яшьлекләрен искә алып

Сөйләделәр: «Заманалар башка…»


Ирләр киткәч, килде яшь егетләр…

Ялкынланып тостлар әйткән чакта

Сөйләделәр: «Дөнья безгә калыр,

Ә хәзергә заманалар башка…»


Шул вакытта бишектәге сабый,

Мәҗлес шау-шуыннан туеп күптән,

Дер селкетте өйне…


Бу заманнар

Нинди булган,

Нинди булыр икән…


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх