Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 49
I
Кайтып барам
ОглавлениеКайтып барам. Идел сагындырды,
Ай-һай сагындырды үзтөбәк…
Тасма-тасма булып юллар кала,
Казан сөлгеседәй җилфердәп.
Кайтып барам. Бүген кирәк миңа
Сихри кыйссаларның дөлделе.
Колагымда мәңге чеңләп торсын
Туган якның сайрар бөлбөле.
Кайтып барам, әйтерсең лә менә
Бу дөньяны урап үткәнмен.
Кайтып барам. Үз йортымда яшәп,
Үз йортымнан ерак киткәнмен.
Кайтып барам. Ил картлары әйтте:
«Чит-чит диеп йөрмә, кайт, улым!»
Бер мизгелгә киттем, хәзер инде
Гомерем буйларына кайтырмын.
Йөрәк ярылмаса, чаптар атлар
Туктармыни, тояк кителеп.
Бал кортлары белми картаюны,
Үлә бары канат тетелеп.
Кайтып барам, йөргән эзләремә
Кирәксә – кан, кирәк – яшь тамар…
Мин үземнән үз-үземә кайтам,
Китмәсеннәр өчен башкалар.