Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 52
I
Кычкырса үләннәр…
ОглавлениеКөз җитеп, кошларым
Сайраудан туктаса,
Ямь-яшел үләннәр
Саргая, моң баса.
Әйтәбез: җаны юк,
Ул – агач, ул – үлән…
Тик алар яшиләр,
Яшиләр моң белән.
Юк, үлән җир ярып
Кычкырмый, сызлана…
Ул кибә. Ул туңа.
Ул елый. Бозлана.
Иң соңгы, иң бәллүр
Авазлар челтери –
Кыр буйлап җил йөри,
Җил йөри, җил йөри…
Керә кыш… Тын калган
Кырларны кар күмә;
Ә миңа һәр камыл,
Һәр үлән – мәрхүмә.
И кешем, ярылыр
Иде бит йөрәгең,
Әгәр дә кычкырса
Кырдагы үләнең.