Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 65

I
Яшьлеккә кайту

Оглавление

Исәрләнеп йөрү ерак калган,

Арабызда – вакыт,

Бер кайтырбыз әле үткәннәргә,

Вакытларны ватып.


…Тынлыгы да тыныч түгел миндә,

Колакларны яра.

Төннәр якты… Истәлекләр анда

Шәм яндырып бара.


Бәреп ватар беркөн назлы хәтер

Аның утлы шәмен,

Югалтырмын шунда ашның тәмен

Һәм яшәүнең ямен.


Инде бетте дигәч, булып алыр

Үткәнгә кайтулар;

Мин табармын сине, чөнки кызың

Сиңа охшап туар.


Шәм тоттырыр хәтер хыялыма,

Барсы искә төшәр…

Соңгы тапкыр шундый яшь булырмын

Һәм булырмын исәр.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх