Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 66
I
Җыйдым табын…
ОглавлениеБу табында җырым риясыздыр, –
Сез җырларны кая куясыздыр?
Ә мин ачам күкрәк читлегемне…
Оча җырым, мин күземне йомам
Һәм яңадан аны тотмак булам,
Ә ул күтәрелеп киткән инде.
Учларымда каурый эзе калган
Һәм берничә бөртек сүзе калган,
Мамык булып коелып бу йөрәктә…
Ирек сорап күпме сайрагандыр,
Күкрәк читлегендә сакланган җыр
Читлектәге кошны хәтерләтә.
Сез, шагыйрьләр, дисез, алар бары
Шул җырларны – изге тоткыннарны
Җибәрүче генә азат итеп.
«Тән – төрмә ул», – дигән борынгылар,
Ул төрмәдә күпме кыю җырлар
Яталардыр әле форсат көтеп.
Бүген менә бер җитешеп тагын
Шулар хөрмәтенә җыйдым табын –
Читлектәге җырлар хөрмәтенә;
Заман авырлыгын тоеп иңдә,
Күзләремне төбәп килер көнгә
Колак салам еллар күкрәвенә.