Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 75
I
Йөгер, каләм
ОглавлениеНи ул әрни безнең җанда,
Ни ул кайный безнең канда?
Мең ачылыр, мең чәчелер
Эшләгән көнең булганда.
Мәңге торыр җәй булмагач,
Көз… Урамда һәрбер агач
Күкрәкләрен ачып баскан –
Хакыйкать кебек ялангач…
Төртелмичә йөгер, каләм,
Сөйлә якын туганнарга:
Ни ул әрни безнең җанда,
Ни ул туа безнең аңда?