Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 70

I
Таулар күп ул…

Оглавление

Мостай ага Кәримгә

Азиягә чыгам синең аша,

Европага кайтам синең аша.

Таулар күп ул, аларга да кыен,

Берсе белән берсе тоташмаса.

Җилләр ашый аны, еллар ашый, –

Җир йөзендә ялгыз калу яман.

Күрәсем бар сезнең ирәннәрне,

Азиягә таба үтеп барам.

Көтә кебек мине Шәехзадә,

Юлым илтә сыман Акмуллага.

Өлкәннәргә «ага» диләр бездә –

Хөрмәт сүзе. Гомер дә бит ага.

Кая ага, ничек, кемнәр белән,

Әллә ялгыз барып кушыламы?

Ага, ага, дибез… Ага торгач,

Балык була күрмик чит судагы.

Борын-борын заманнардан Шәрык

Россиягә узган Казан аша…

…Таулар күп ул, аларга да кыен,

Берсе белән берсе тоташмаса.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх