Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 73
I
Гомер җыры
ОглавлениеНасыйп булды һәммәсе бу гомергә:
Туры килде сүзләрдән җыр үрергә.
Кайсы калды туганчы ук күмергә,
Кайсы калды асылынып телемдә.
Асылынып калды телдә сүзләрем,
Дар агачына асылган чәчәндәй…
Мин әйтергә теләмәгән сүзләрнең
Ияләре мыжгыды янәшәмдә.
Булды насыйп бу гомергә һәммәсе,
Түзсә түзә ябай Хода бәндәсе.
Үземнеме, чит-ятнымы жәлләсе,
Катты каным, өшеп йөрәк пәрдәсе.
Ни яшем юк, катты каным, чын менә!
Елгада туңган боз кебек ул тыштан…
Ә эчтә моң, илаһи бер хәрәкәт
Боз астындагы су кебек агышта.
Бу гомергә һәммәсе булды насыйп,
Тик булмадык нигездә артык кашык.
Китмәсәк тә җиде күкләргә ашып,
Бәллүр җирдә калдык без туры басып.