Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 86

I
«Һәммәсен үлчәмә…»

Оглавление

Һәммәсен үлчәмә

Салып бер калыпка;

Үзеңнең холкыңны

Сылтама халыкка.


Халык ул төрлесен

Сакларга күнеккән;

Читләрне мактаган,

Үзенчә көн иткән.


Ә хезмәт чүплеккә

Ташланмый халыкта;

Ярык чүлмәген дә

Элә ул казыкка.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх