Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 76
I
«Нигә әле кеше үзгәрмәсен…»
ОглавлениеНигә әле кеше үзгәрмәсен?
Табигать тә тора үзгәреп…
Юк, барыбер… Бар бит, бар бит менә
Үзгәрүләрендә үзгәлек.
Яшәп булмый үрә катып кына,
Дөнья буйлап киләм эзләнеп:
Чишмәләргә ятып сулар эчәм,
Карлыганнар җыям тезләнеп, –
Үзгәрәбез. Булсын гына бары
Үзгәрүләрендә үзгәлек.