Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 67
I
Матчага элгән силә
ОглавлениеӘнидән башланып киткән
Туган тел, туган илем –
Халкымда булган сәйяхлык
Холкымда шуннан минем…
Буй җитеп, яуларга китеп,
Кире кайтмаса бала,
Аналар өйдә, бишекләр
Чормада ятим кала, чормада…
Законы каты сугышның:
«Матчага бишек асма!»
Өй юган саен бишекне
Юа иде дә Әсма уйлана иде:
«Ир-егет өчен ятимлек
Бер килми калмый,
Килә.
Баласыз ятим калмасын
Аналар гына менә, аналар гына…»
Ә бүген, кышкы бураннар
Котырган чакта шашып,
Бала күтәргән яшь ана
Керде дә тып-тын басып, керде дә…
Бары тик барыр ягына
Бураннар бүлгән юлын,
(Чормадан кузгалдың, бишек,
Беткәндер күптән җылың, беткәндер…)
Оета бугай бишекне
Баланың җылы пары.
Бала йоклаган, тик Әсма
Сизми дә гүя аны, тирбәтә…
Идел-йорттан Берлингача
Сузылган киңлек, ишет!
Ил исән булса, беркайчан
Чормада ятмас бишек, ил исән-сау булса!
…Тирбәлә бишек, моңлы җыр,
Моңлы җыр агыла өйгә…
Сыкранып аваз бирә дә
Матчага элгән силә, тирбәлә.