Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 71
I
Өч авылдаш
ОглавлениеАлар өчәү иде безнең авылда,
Юк, күрмәссең йөргәннәрен көч аяп…
Имаметдин, Зәйнагетдин, Хәсәнша –
Өчесенә өч аяк һәм… өч таяк.
Өч авылдаш… Хәтерләмим яманлап,
Юк, берсен дә борчымасын очкылык.
Өч маңгайда тирән юллар сузылган
Өч тарафка, өчесендә – өч холык.
Алар өчәү иде безнең авылда,
Без – малайлар, безне таяк өркетә.
Очраганда, курка-курка әйләнеп,
Һәрберебез дөнья кадәр җир китә.
Егет булдык, инде җиргә җаваплы,
Өркетсә дә, китә алмыйм әйләнеп.
Күз алдында өч аяк һәм өч таяк –
Язмышны без халык белән бәйләдек.
Бу таяклар җиргә генә кагылган,
Бу таяклар үрелмәгән һичкемгә…
Ил язмышы кыл өстендә торганмы?
Ә чынлыкта торган алар өстендә.
Имаметдин, Зәйнагетдин, Хәсәнша –
Бер үк язмыш, өчесендә – өч холык.
Өч авылдаш, хәтерләмим яманлап,
Юк, берсен дә борчымасын очкылык.