Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 68

I
Уйна, курай

Оглавление

Уйна, курай, үзәкләрне өздер, курай,

Яман уйларым булганда, биздер, курай…

Томырылып чапсын атлар, тынсын ятлар,

Иксез-чиксез сахраларны гиздер, курай…


Тынып торыр бу хәятның зилзиләсе…

Өзелсен лә бәгырьләрнең өзеләсе…

Сөрән сала кем ул анда?

Безнең җанга

Ташып керсен далаларның җил-җиләсе.


Бездән киткән ярлар үксеп еласыннар,

Мәнсезләр дә бер калкынып уйласыннар.

Ярты җаным синдә бугай, уйна, курай,

Ятлар арага керергә кыймасыннар…


Синдә җилләр уйнаганнар ярсый-ярсый…

Син җыр башы, табигатьтә моңнар башы.

Уйна, курай, үзәкләрне өздер, курай,

Әйтсен гавам: вәт нәгаләт, кыр курасы.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх