Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 84

I
Язгы уяну

Оглавление

Зөлфәткә

Язын ак пар күтәрелгән сыман,

Эреп килгән бер кишәрлек туңнан,

Һәрбер күзәнәгең сулыш ала

Һәм бушана моңнан.


Тынып торган үлән тамырлары –

Сабый кебек

Уяналар татлы киерелеп.

Ничек кенә көйләп яткыр аны,

Шуып төшеп бара ак юрганы.

Яктылыкка сузыла бармаклары…

Үз моңында әнә, үз дымында

Җәелеп китә җанлы тармаклары.


…Бер туңабыз шулай,

Бер янабыз.

Без таударак,

Алдан уянабыз…

Безнең иңнән сөеп дәшә-дәшә,

Иң беренче бездә уйный рәшә.


Ышан, дустым, килер язга ышан!

Бушан, дустым, шигырь язма! Бушан!

Һәрбер күзәнәгең тора моңнан –

Ул вакытлы туңган,

Тик вакытлы туңган.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх