Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 72
I
Дөньяда кыш
ОглавлениеТагын бар аҗунны акка күмеп,
Кышлар килде газиз төбәгемә.
Кычкырасым килә: килсәң кил лә,
Бары яшьлегемә тимә генә!
Яшьлек калсын җирдә уелып-уелып,
Карлар булып яусын бу дөньяга…
Дөньяда кыш. Гомер кышлар аша
Гомерлектән мәңгелеккә бара.
Әле генә ел озаткан идек,
Тагын яңа елым тәрәз шакый,
Күпме язма, күпме сөйләмә син,
Гомер гомер инде, эшең бакый.
Яндык, чаптык һаман – талымсызлар!
Тормыш кына бик күп талымлады.
Гадәт, холык-фигылеңне һаман
Талымлады аның кануннары.
Дөнья күрик дисәк, сукбай, диде,
Юлга чыксак, алдык дәрвиш аты…
Маңгайларда түгел, йөрәкләрдә
Кара мөһер калса, нидер ояты?
Кеше арасында бутамаслык,
Ялгышмаслык итеп тамгалады.
Дөньяда кыш… Йолдыз кебек яна
Кыргый алмагачның алмалары.
Үз гомерен инде яшәгән ул,
Өзмәгәннәр көзен, булган әче…
Һәрнәрсәнең әнә үз вакыты –
Чиләк-чиләк җыя карты-яше.
…Дөньяда кыш… Ыргып-ыргып чаба,
Чаба замананың туры аты.
Син иярдә… күпме сөйләсәң дә,
Гомер гомер инде, эшең бакый.