Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 82

I
«Кем белә, килер көннәрдә…»

Оглавление

Кем белә, килер көннәрдә

Кемнәр диярләр кемне?

Кемне хәтергә алмаслар,

Күккә чөярләр кемне?


Кем белә, беркем дә белми…

Кем дә белми – шуңа без

Иҗат итәргә, яшәргә,

Көрәшергә киләбез.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх