Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 78

I
«Миндә дә була ул көзләр…»

Оглавление

Чаган яфракларын койды,

Бөре калды…

Керде кыш, ә бөреләр

Тере калды…

Чөнки чаганның тоташкан

Җире калды.


Миндә дә була ул көзләр,

Миңа да килә кышлар.

Миндә дә юллар өзелә,

Миңа да кайта кошлар.


Миндә дә була ләйсәне,

Килә беренче яшен…

Безнең җаннар табигатьнең

Әйләнеше, күрәсең.


Табигатьнең мәңгелеге

Безгә күчмәгән димә:

Миндә дә көзен чәчәкләр

Җиргә орлыклар сибә.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх