Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 81
I
Бездәге яну
ОглавлениеНи генә кылыйк икән соң,
И күңел, исәр күңел!
Ни генә кылма, хисләрнең
Басымы төшәр түгел.
Аңладым, безнең арада
Гомерлек бәхәс бара:
Никадәр җылы тудырдык
Бергәләп яна-яна.
Асылда, безнең барачак
Юлыбыз бергә сана!
Януның төрлесе була –
Су гына сибеп кара!
Әйтерсең салкын су белән
Сүндереп була аны?!
Бездәге яну –
Су сипкәч
Көчәя торган яну.