Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 80
I
Хөрмәт итәм…
ОглавлениеХөрмәт итәм дусларымны,
Гел үзгәреп торсалар да;
Хөрмәт итәм, кайчак күңел
Кайтарырлык булсалар да.
Хөрмәт итәм сөйгән ярны,
Сөйгән ярны ярату аз;
Әгәр хөрмәт булмый икән –
Тигез күреп яратылмас.
Хөрмәт итәм үземне дә
Сөеп йөргән кыз баланы;
Кыз баланың газиз җаны
Әллә шуңа кузгаламы?
Хөрмәт итәм сабыйларны,
Әзер торам тезләнергә;
Үземне саф күрер өчен
Карыйм сабый күзләренә.
Хөрмәт итәм өлкәннәрне,
Тик теләмим баш ияргә;
Баш болай да иелә ул
Баш иярдәй кешеләргә.