Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 51
I
«Бар ул – минем иң яраткан көем…»
ОглавлениеБар ул – минем иң яраткан көем,
Мин бәхетле булсам, очынып тора.
Елгаларга елга кушылгандай,
Гомер агышыма кушылып тора!
Якты булып керә күзләремә,
Аваз булып керә колагыма, –
Җисемемнең һәрбер өлешенә
Ул табигать булып тула гына.
Бар ул – минем иң яраткан көем,
Үксеп елый мин бәхетсез чакта.
Сүзсез сүзләр белән юата ул
Шифаханәләрең сүзсез чакта;
Яшьләр булып тама күзләремнән,
Аваз булып чыга күкрәгемнән, –
Илаһи бер хәлдә авармын мин,
Ул табигать булып китәр миннән…
Аннан башка гүзәл гүзәл түгел,
Аннан башка синең теләгең буш…
Бар ул – минем иң яраткан көем,
Могҗизалы көем,
Ул көй – тормыш.