Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 58
I
Чаптар булып…
ОглавлениеКешелекне бизгәк тотар иде,
Җир сөйләсә әгәр үз кайгысын,
Безнең җанда җир хәстәре, диләр,
Чынлап шулаймы соң?
Чынлап шулаймы соң?
Һәрбер адәм изге җир өстендә
Үзенә куыш сайлый, уңайлысын…
Бабам җире диеп кычкыралар,
Чынлап шулаймы соң?
Чынлап шулаймы соң?
Бәгъремне телгән әрнүләрне
Туган җирдән аккан елга юсын…
Әткәм елгасы, дип кычкыралар,
Чынлап шулаймы соң?
Чынлап шулаймы соң?
Әйткән сүзем – күктә шушы кояш,
Биргән антым – күктә шул ай булсын,
Бу безнең җәй, бу безнең кыш, диләр,
Чынлап шулаймы соң?
Чынлап шулаймы соң?
Юлда кара тузан уйнаганда,
Ак чаптарлар көтә үз бәйгесен…
Чаптар булып бер үк җөмләм чаба:
«Чынлап шулаймы соң?»
«Чынлап шулаймы соң?»
Халыкларны бизгәк тотар иде,
Ил сөйләсә әгәр үз кайгысын.