Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 63
I
Төнге тынлык
ОглавлениеМин ялгызым… гөлләр күзен йомды,
Күлдә төнбоеклар калды сулып.
Төнге тынлык шулкадәрле моңлы,
Йөрәкләрне айкый бу моңсулык.
Зәңгәр күлнең толымыннан әнә
Ак пар күтәрелә… Шундый тыныч.
Кайчак күлдә йолдыз бәргәләнә,
Ярып үтә суны төнге кылыч.
Әйтерсең лә суга төшкән киек,
Ярга ыргыла да шунда тына…
Мин ялгызым… «Без бит икәү», – диеп,
Җир пышылдый миңа.