Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 43

I
Атабай

Оглавление

Төннәрендә дулкын күкрәгендә

Ап-ак чәчәк булып ята ай,

Идел белән Кама кушылган җир, –

Туфрагыңа бастым, Атабай.

Елгалар да диңгезләргә таба

Ялгыз гына агып бармыйлар…

Кая илтми юллар, уйларың да

Кайда гына туктап калмыйлар?!

Ничә халык йөрәгенә кагылып,

Килеп кушылганда елгалар,

Уйларың да тирәнәя икән,

Киңәяләр икән дөньялар.

Дулкыннарың телен белсәң иде,

Ишетелә серле тавышлар…

Сагышлар да тирәнәя бугай,

Бергә кушылганда язмышлар.

Татар кызы сыман тартынучан

Иделенә баккан Атабай.

Туйга алып килгән чәчәк кебек

Дулкын күкрәгендә ята ай.


Атабай авылы

Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх