Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 28
I
«Үлемтеккә җыйган әйберләре…»
ОглавлениеҮлемтеккә җыйган әйберләре
Бәйләм-бәйләм, кисәк-кисәкле…
Курка-курка ачты ул сандыгын,
Курка-курка гына күрсәтте.
Таратты да элмә чигешләрен,
Җәеп салды Казан сөлгесен:
– Менә моны әни чиккән иде,
Ә монысы – минем кул эшем,
Хәситәсен әби тезгән булган,
Ә монысын – әти ясады…
…Тезеп китте шулай,
Күзгә карый
Хәситәләренең ахагы…
…Җыр юлында, тормыш юлында да
Инде бераз гомер ителде…
Ачтым сезгә күңел сандыгымны,
Курка-курка, әби шикелле.