Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 35
I
«Без – тормышның төпчек улы…»
ОглавлениеБез – тормышның төпчек улы,
Иркәләнсәк – бар хакыбыз.
Менә ул – без… Бары шулай,
Бары шулай яратыгыз.
Адашасың, үртәләсең,
Яшәү эзләп сәяхәттән.
Йә, кем, түшәгендә ятып,
Иң акыллы сүзен әйткән?
Әйтсә-әйткән, арып-талып
Түшәгенә кайтып аугач;
Адәм кулы тимәгәндә,
Аягүрә үлә агач.
Була шундый мизгелләрем:
Аһәң алып тәүге җырдан,
Идел-йортның туфрагында
Шул агачтай басып торам…
Басып торам, әйтерсең лә
Бу мизгелдә мин табигать:
И табигать, аягүрә
Үлә белү серен өйрәт!
Өйрәт мине, –
(Кешеләргә
Аягүрә барсын җырым!) –
Бу тормышның бераз гына
Иркәләнгән төпчек улын!