Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 21

I
Хәл белергә кердек…

Оглавление

Кайда гына тапмый юанычны,

Кайда гына йөрми бу башлар…

Үргә менәм. Зәңгәр тәрәзәләр,

Тәрәзәдә балкый кояшлар…


Урамнарга керсәң, иркен һава,

Тәрәзәләр чеңләп ачылды.

Без чит кеше түгел, яулык белән

Йөзең япма, татар карчыгы…


Карчыгалар биреп, ак күгәрчен

Алыр өчен диеп килмәдек;

Яман уйлар белән атламыйбыз,

Кара кием киеп килмәдек.


Үзгәрешләр карап чыгар өчен,

Хәл белергә кердек бу якка…

Агачларның да бит төсе башка,

Күчә барган саен төньякка.


Киров өлкәсе Нократ авылы

Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх