Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 7
I
Кайтасылар
ОглавлениеАзмыни безнең халыкта
Кандалый, Акмуллалар.
Кара елларда халыкны
Агарткан ак муллалар.
Ырынбурдан чыккан конвойларның
Уртасында барган шагыйрьне
Еллар аша күрәм. Онытырга
Мөмкинме соң җаны сау ирне.
Киләчәккә бармас дигәннәрдер
Төрмәләрдә яткан көннәрдә.
Әмма кояш күтәрелгән саен,
Кечерәя җирдә күләгә.
Күтәрелде кояш. Сезгә инде
Конвойларсыз кайтыр чак җиткән.
Халык сезгә үз бәясен биреп,
Мәңгелеккә сезне ак иткән.
Кайтасылар… Азмы кайтасылар
Бардыр әле безнең тарихта.
Мәрҗанинең мәрҗәннәре менә
Ялтырасы көннәр халыкта.
Сез укыткан дала балалары,
Сез җыр язып яткан тирмәләр
Кешелекнең бөек үсешенә
Мәрҗаниләр белән киләләр.
Сез калдырган шытым гөрләп үсә,
Үзегезгә кайтыр чак җиткән.
Караларга капма-каршы куеп,
Халык сезне мәңге ак иткән.