Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 13

I
Декабристлар күле

Оглавление

Тимер казыкка бәйләнгән

Яр буенда көймәләр…

Ә дулкыннар, үртәгәндәй,

Киләләр дә киләләр.

Яр буенда көймәләр.


Дулкыннарны тимер чылбыр

Ыргыта телеп-телеп;

Башыңны комга салырсың

Бәйләнгән көймә кебек,

Сагындырганда ирек.


Комга ятып үкси сыман

Яр буенда көймәләр;

Ирекнең нәрсә икәнен

Дулкыннар шул беләләр,

Киләләр дә киләләр…


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх