Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 9

I
Җырлар калка

Оглавление

Кайсы буын килгән бу якларга,

Кайсы нәсел,

Кайсы бабасы?

Беркем белми моны, халык моңы

Ишетелгәч тынып каласың.

Үзәннәрдән күтәрелгән җырлар,

Таулар эргәсенә кагылып,

Юнәлешен үзгәртә дә оча,

Оча Казан ягын сагынып.

Һәрбер ташка монда җыр сыенган,

Җыр сыенган һәрбер куакка…

Кичләрендә чыксаң, юлдай озын

Халык моңы керә колакка.

Ул моңнарны читкә җибәрмичә

Саклаганмы Урал таулары?

Таулар түгел, халкым шундый минем,

Тик моңнардан тора бар җаны.

Аларның бит ерак бабаларын

Патша монда сөреп җибәргән…

Җирдән сөргән,

Җырдан сөрәлмәгән,

Җырлар калка, калка тирәннән.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх