Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 17

I
Сыналу

Оглавление

Тормыш безне сыный адым саен:

Судан ала, сала утына…

Яктылыкны күргән көннән алып

Ул сынарга безне тотына.


Сабый чакта әтиләрне алып,

Әниләрне алып сынады:

Иң өстенә дөнья көтү дигән

Авыр йөкне салып сынады.

Чибәр кызы белән сынап карый,

Һәм икеңне сыный аннары.

Юк, алай да җитми, уллар үстер…

Тезелеп китә шулай калганы.


Кылдан нечкә, кылычтан да үткен

Халык сүзе аша сыный ул,

Туган туфрагыңнан алып китеп,

Ятлар күзе аша сыный ул.


Соңгы көнгә кадәр

     сыналабыз.

Әмма беркем ялыкмагандыр…

Юллар – сынау юлы, юкка гына

Җиргә таулар калыкмагандыр.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх