Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 6

I
«Шундый бәйрәм ясар идем…»

Оглавление

Шундый бәйрәм ясар идем,

Күкләр күкрәтерлек…

Шундый бәйрәм ясар идем,

Таулар тетрәтерлек.


Шундый бәйрәм ясар идем, –

Иң татлы сүзләрне

Табыныма куяр идем;

Хәтта җир бизмәне

Үлчи алмас иде аны

Үзем исән чакта…


Шундый бәйрәм… Таралырлык

Даны төрле якка.


Шундый бәйрәм ясар идем

Бар җиһан алдында;

Тик дусларым түгел,

Дошманнарым

Утырсын табында.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх