Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 20
I
Ялгызлык
ОглавлениеКерфегемдә – тамчылар,
Тамды җанга – ачылар!
Җанга тамган тамчы белән
Таралырмы ачулар?!
Сөю җырын җырлап бирә
Туган телдә һәр үлән;
Мин дусларым уртасыннан
Ялгызым атлап киләм.
Нинди көндер, җитми кемдер,
Күңел буш, яна йөрәк…
Ахрысы, кешедән үзең
Табынган Аллаң кирәк.
Нечкәлектән оялмыйча,
Тыялмыйча күз яшен, –
Киңәшләрнең бер татыйсы
Килә ачы миләшен.
Эчтә ни бар, тышта ни бар,
Эштә ни бар, көчтә ни…
Сөйлисең килә үзеңне
Чикләр белән чикләми.
Сагышыңны, ялгышыңны
Бар тавышка ярасы…
Нинди көндер,
Җитми кемдер…
Их син, адәм баласы…