Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 11
I
Себер татарларының бишек җыры
ОглавлениеБетеки генә башыңны
Мендәргә сал, улым…
Әткәң эштән кайтканчы
Бераз йоклап ал, улым,
Ул капкадан кергәндә,
Каршы чыгып ал, улым.
Тәпи-тәпи йөргәнең,
Шырык-шырык көлгәнең
Әткәң күреп сөенсен.
Урамда уйнар өчен
Уенчык алып бирсен.
Үләннәр кырка болында –
Сине көтеп кара ат.
Карагаттай күзләреңне
Юлга текәп чык та чап!
Килә бит ул бер генә
Елкыларда уйнар чак.
Йөгән булыр кулыңда,
Сине әле юлыңда
Көтә кайгы, көтә туй…
Әйтсеннәр: бала иде,
Кай арада үскән, кый.
Йом күзеңне дип тирбәлә
Бишегеңнең силәсе;
Бишегеңнең силәсенә
Карыйсың да көләсең,
Син бит әле дөньяны
Шул бишектән күрәсең.
Кардан чыгар басулар,
Сиңа язгы ташулар
Алып килер тәпиләр.
Ә хәзергә тынычлап
Йокла, бәбкәм, бәлли-бәү-ү.