Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 30
I
«Төн буе утырсаң…»
ОглавлениеХ.Т-га
Төн буе утырсаң,
Офыкта таң икән;
Максатың өстенә
Тамчылап там икән.
Бу кемгә кирәк дип,
Җаныңны кыйнама.
Дусларың уйлана,
Дошманың уйлана.
Үзеңне гомергә
Бер төскә ман икән,
Бозларга ауганчы
Утларда ян икән.
Әйтсеннәр: «Тынмаган
Ул нинди җан икән?»
Шигырьләр сыктым мин,
Кан икән, кан икән.