Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 31

I
Таулар монда икән…

Оглавление

Тау ягы дип кемнәр атагандыр,

Таулар да юк монда, үр генә…

Әйтеп йөри идем: «Әле мине

Әсир иткән кызый бер генә…»

Телегездә сезнең бәллүр сүзләр,

Йөзегездә сезнең таң нуры…

Таулар монда икән, мин түмгәккә

Абынганмын, шайтан алгыры.

Егетләр дә сүзне боргалыйлар,

Көзен бездә алма күп, диләр.

Астан елмаялар, ә үзләре –

Өлгергәнен генә чүплиләр.

Чүпләп кенә бетерерлекмени

Тау ягында алсу алмалар?..

Яр итәргә алма кебек кызлар,

Тәпәннәрдә ачы бал да бар.

Чибәрләрне дәшә чирәмлеккә

Тау ягының тальян гармуны.

Таулар монда икән,

Мин түмгәккә

Абынганмын, шайтан алгыры.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх