Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 37
I
Кем бәйрәме?
ОглавлениеГөрли өйләр,
Кемнең тәүге бәйрәме бу?
Кайта җегәр,
Кемнең салкын әйрәне бу?
Башка китә,
Кемнең әче балы икән?
Бәйрәм итә,
Кемнең тәүге ялы икән?
Тыпырдауга
Өрлекләре чыдасыннар, –
Минем анда
Бер сугылып чыгасым бар.
Керәсем бар,
Үземә дә бәйрәм җитә,
Күрәсем бар:
Кеше ничек бәйрәм итә?!