Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 32
I
Шагыйрь авылда
ОглавлениеҖаным тынычланмас, әгәр авылга
Кайтып акбайларга сәлам бирмәсәм…
Шулар өреп җыр яздыра иҗекләп,
Менә шул,
Кеше ышанмас – кешегә сөйләсәм…
Үзебезнең капка баганасына
Елга бер тапкыр башымны имәсәм,
Керткәндә кертә, чыкканда сыймыйсың,
Менә шул,
Кеше ышанмас – кешегә сөйләсәм…
Читтә йөреп, туган телне онытып,
Өйгә кайткач белер-белмәс сөйләсәм,
Мич авызы тешен ыржайтып көлә,
Менә шул,
Кеше ышанмас – кешегә сөйләсәм…
Ул гынамы, хәтта халык җырлары,
Эчтәлеген аңламыйча көйләсәм,
Тамагыма сөяк булып кадала,
Менә шул,
Кеше ышанмас – кешегә сөйләсәм…
Хәреф танымаган надан бозауны
Якын итеп муеныннан сөймәсәм,
Койрыгын чөеп, бер читкә тайпыла,
Менә шул,
Кеше ышанмас – кешегә сөйләсәм…
Ә барыбер, туган җиргә кайттыммы,
Күкрәк тулып күтәрелә бер аһәң…
Этләре дә иҗекләп җыр яздыра,
Менә шул,
Сез дә ышанмассыз әле, сөйләсәм…