Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 26

I
Үләннәр яшел иде…

Оглавление

Сөйгән онытыламыни?

Күлмәкләр уңа җилләрдә,

Кеше дә уңамыни?


Поездлар үтеп тора,

Йөзне җил телә, йөрәктән

Кайгылар китеп тора.


Барыбер әрни яра,

Хәтерем төннәр буена

Йөрәктә учак яга.


…Үләннәр яшел иде,

Сөюем килде дә миңа,

Җаныңа яшер, диде.


Мин күккә чөйдем аны,

Яшен булып яшьнәде дә…

Күмергә калды бары.


Поездлар китеп тора,

Ә сөю китми, сабый күк

Могҗиза көтеп тора.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх